Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективын яңа министр урынбасарын белән таныштырды. Ул Россия Герое Рәсим Баксиков булды.
Рәсим Рәшит улы – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» президент белем бирү программасында катнашучы. Августта Россия Герое Министрлыкта стажировка узган иде. Шул вакытта ул Министрлык эшчәнлеге юнәлешләре, аның функцияләре, бурычлары, структурасы, тармак норматив хокукый актлары, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм федераль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек тәртибе белән танышты. Шулай ук Рәсим Баксиков профильле һәм башка чараларда, эшлекле очрашуларда һәм киңәшмәләрдә катнашты.
Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булган Рәсим Баксиков хәзер үз көчен, тәҗрибәсен һәм лидерлык сыйфатларын социаль бурычларны хәл итүгә һәм республика гражданнарына ярдәм итүгә юнәлдерәчәк.