Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшереп торуны дәвам итәләр.
Тикшерү барышында өлкән яшьтәге гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы һәм финанс мошенниклыгы буенча инструктаж үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучылар социаль хезмәткәрләрнең эше турында җылы сүзләр әйтәләр, аларның өлкән яшьтәге гражданнарга карата намуслы һәм җаваплы мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр.