Биектау районының 1 нче социаль участогында патриотик юнәлешле чара узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

1 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Холокост корбаннарын искә алу атналыгы һәм Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне кысаларында чаралар уздырганнар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Чаралар геноцидның барлык күренешләренә тискәре мөнәсәбәт, үсеп килүче буында гражданлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Тематик стендны ясаган вакытта белгечләр  тарихның сәхифәләрен истә тотарга кирәклеген ассызыкладылар, киләчәктә беркем дә беркайчан да корбан, палач яки битараф күзәтүче булмасын иде. Шулай ук балигъ булмаганнарга «блокадалы икмәк» төшенчәсе турында сөйләделәр.

Чара ахырында балалар Холокост корбаннарын һәм Ленинградны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International