Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Балалар Ленинградны героик саклау турында хикәяләр тыңладылар һәм видеосюжетлар карадылар. Блокадникларга нинди авырлыклар һәм газаплар кичерергә туры килгәне бөтен кешене тетрәндерде. «Безнең тәрбияләнүчеләргә икмәк бердәнбер туклану булуын, тәүлегенә бары тик 125 грамм ипи ашаганыбызны аңлавы кыен. Шуңа күрә без аларга икмәкне кисәргә, аны көнгә бер кешегә икмәк бирүнең минималь нормасына бүләргә һәм бу икмәкнең бер кисәген үз кулларыбызда сакларга тәкъдим иттек. Бу хәтер һәм батырлык дәресе балалар хәтерендә тирән эз калдырыр дип уйлыйбыз», – дип нәтиҗә ясый тәрбиячеләр Галия Зайцева һәм Татьяна Звегинцева.
Ленинград блокадасы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.