«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 115 өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтелә. Алар арасында 191 нче аерым зенитлы бронепоезд составында Ленинград фронтында сугышта катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалиды, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән радист һәм артиллерист Иван Николаевич Авдонин, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Зинаида Харитон кызы Бибина бар. Ветераннар үзәк белгечләре, волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән очрашуга һәрвакыт шат.
27 гыйнварда Иван Николаевич һәм Зинаида Харитоновна Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
