Блокада ветераннары өчен Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тулу уңаеннан чара оештырылды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Шәһәр панорамасы» музеенда «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәре коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре катнашында чара оештырды.

Блокада ветераннары игътибарына уникаль макетлар һәм панорамалар, интерактив стендлар куелган экспозицияләр тәкъдим ителде. Ветераннар Казан тарихы һәм башкаланың бүгенге көне турында цифрлы технологияләр кулланып ясалган мультимедиа экспонатларын кызыксынып карадылар.

Камалышчыларны сәламләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова килде. Ул Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын кичерергә туры килгән буынга үзенең ихтирамын белдерде һәм республиканың тарихи шәһәрләренә экскурсия оештырырга тәкъдим итте.

Чара нәтиҗәләре буенча блокададагы ветераннарга мактау грамоталары һәм чәчәкләр тапшырылды. Чәй эчү вакытында иҗтимагый оешма әгъзалары сугыш җырларын искә төшерделәр, сугыш чоры еллары хатирәләре белән уртаклаштылар.

Иҗтимагый оешма рәисе Альберт Комяков барлык ветераннарга озын гомер теләде. «Без куркыныч блокада турындагы хатирәләрне яшь буынга тапшырырга тиеш. Алар белсеннәр һәм истә калдырсыннар. Шул ук составта блокаданың 80 еллыгын 2 елдан соң каршыларга язсын. Безнең оешманың барлык әгъзаларына сәламәтлек телим», – дип билгеләде Альберт Павлович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International