Эш бирүчеләр инвалидлар өчен эш урыннары булдырган өчен субсидия ала ала

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле эш бирүчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика территориясендә инвалидларны, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыруга эш бирүчеләрнең чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу игълан ителүе турында хәбәр итә.

Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2025 елның 15 октябреннән 31 октябренә кадәр «Электрон бюджет» дәүләт системасында кабул ителә.

Субсидия бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 5 февралендәге 32 номерлы карары белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International