«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм волонтерлар белән берлектә «Чиста ишегалды» акциясендә катнаштылар.
Балалар бергәләп йорт яны участогын коры үләннән һәм коелган яфраклардан чистарттылар. Эштән соң алар әби белән аралаштылар, яңалыклары белән уртаклаштылар, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр. Бу ялгыз кешенең кәефен күтәреп кенә калмады, балалар өчен өлкәннәр белән аралашу тәҗрибәсе дә булды.