Әлмәттә яшь социаль хезмәт алучыларны тегәргә өйрәтәләр

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында кухня алъяпкычы тегү дәресе узды.

Дәрес башында балигъ булмаганнар белән тегү машинасы һәм электр җылыту приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Катнашучылар алъяпкыч тегү өчен нинди тукыма кулланылуын белделәр, практикада тегү күнекмәләрен яхшырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International