Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр ункөнлеге дәвамында чын-чынлап бәйрәм һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Районның иҗат коллективлары, мәктәп һәм балалар бакчалары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм тәрбияләнүчеләре үзләренең концерт программаларын бүләк иттеләр, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» укучылары иҗади мастер-класслар үткәрделәр.
Тәрбияләнүчеләрне котларга Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский һәм ТР Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов килде.
Учреждениедә уңыш ярминкәсе белән көзге фотозона, биредә яшәүчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәсе эшләде.
Районның иҗат коллективлары бәйрәм рухы тудырды. Музыкаль программадан соң интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен район хакимияте инициативасы белән оештырылган бәйрәм өстәле әзерләнде.
Социаль хезмәт алучылар шулай ук агротурда булдылар, өлкәннәр өчен район спартакиадасында катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.