ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2026 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.

Хокукый ярдәм оештыру кысаларында 21 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова һәм юрисконсульт Вероника Руденко балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән үз-үзеңне тоту нормалары һәм үзконтрольне үстерү турында әңгәмә үткәрделәр.


21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген яңа социаль ярдәм чарасын Казан милли тикшеренү технология университетында магистратураның икенче курсында укучы Анна Зәйдуллина рәсмиләштерде. Анна һәм аның ире Алмаз беренче баласын көтәләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.

Бүген заманча кешенең тормышын цифрлы технологияләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Әмма күп кенә өлкән яшьтәге гражданнар компьютер һәм мобиль җайланманы үзләштерүдә кыенлыклар белән очраша. Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында цифрлы грамоталылык нигезләренә өйрәтү буенча махсус программа гамәлгә кертелә.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан «Импульс» отряды волонтерлары махсус хәрби операция барышында һәлак булган солдатларны җирләнгән урыннарында булдылар.

20 октябрь көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе базасында «Закон хәрефе» юридик клубы чаралары кысаларында «Мин үз хокукларымны беләм» дигән темага мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр.

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росмолодежь гранты интенсивы кысаларында керамика сәнгатенә багышланган мастер-класс узды.

Социаль хезмәт алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Хис-кичерешләр дөньясы» темасына кызыклы психологик дәрес узды. Аны Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева үткәрде.

19 октябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наталья Королева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән «Яшь көрәшче мәктәбе» спорт чарасы үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International