Бүген заманча кешенең тормышын цифрлы технологияләрдән башка күз алдына китерүе кыен. Әмма күп кенә өлкән яшьтәге гражданнар компьютер һәм мобиль җайланманы үзләштерүдә кыенлыклар белән очраша. Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында цифрлы грамоталылык нигезләренә өйрәтү буенча махсус программа гамәлгә кертелә.
Хезмәт буенча инструктор компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрде. Мондый дәресләр өлкәннәргә онлайн-сервислардан актив файдалану, социаль челтәрләр аша якыннары белән аралашу һәм Интернетта файдалы мәгълүмат алу өчен компьютер һәм мобиль җайланмалардан файдалануның төп күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең материалны кабул итү үзенчәлекләрен исәпкә алып, укыту акрынлап һәм аңлаешлы рәвештә алып барыла.