ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның гыйнвар–июль айларында авыл җирендә яшәүче 27,5 мең өлкән яшьтәге татарстанлы вакцина ясау, диспансерлаштыру, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен республиканың район хастаханәләренә китерелгән. Аларның 23,2 меңе диспансерлаштыру узган.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызыклы вакыйга – «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге каршындагы «Лидерлар вакыты» көндезге лагереннан балалар визиты узды.

Югары Ослан районында «Яшүсмер–2025» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында рейдлар дәвам итә. Белгечләр социаль яктан куркыныч хәлдә булган һәм профилактик учетта торучы гаиләләргә чыгалар. Әлеге рейдларның бурычы – балаларның имин яшәү шартларын тәэмин итү.

Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты эшли. Прокат пункты өчен җиһазлар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

2025 елның 16 сентябрендә 10:30 сәгатьтә X Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык – 2025» бөтенроссия тестлаштыру узачак. Чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, имин тәртип культурасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның хезмәтне саклау өлкәсендәге хәбәрдарлык дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу максатларында үткәрелә.

Арчаның «Казан Су» паркында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенең педагог-психологы Алинә Сабирова «Мин табигать белән ялгызым» дигән психоэмоциональ тренинг үткәрде.


21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында иҗат көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Дәресләр өлкәннәргә иҗат шатлыгы, ихтыяҗ хисе һәм яңа көч бүләк итә. 

2017 елдан башлап ел саен Түбән Новгород өлкәсендә социаль үзгәрешләр лидерларының «Ритм территориясе» халыкара инклюзив форумы үткәрелә. Форум Россиянең 85 регионыннан, БДБ илләреннән һәм Абхазия Республикасыннан, инвалидларны да кертеп, катнашучыларны берләштерә торган уникаль мәйданчыктан гыйбарәт.

Югары Ослан районында балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәт алучылар арасында «Пилотсыз атака» һәм «Имин каникуллар» буклетларын тарату буенча акция уңышлы узды.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар сугышка каршы» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International