19 октябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Наталья Королева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән «Яшь көрәшче мәктәбе» спорт чарасы үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Балалар ике командага бүленеп, армия көннәрен имитацияләгән төрле эстафеталарда ярыштылар. Һәр бирем физик көч кенә түгел, тапкырлык, җитезлек һәм командада эшли белүне дә таләп итә иде. Балалар авыр сынауларны яхшы үтәделәр.