Татарстанда көндезге формада укучы булачак әниләргә түләүләр рәсмиләштерү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Бүген яңа социаль ярдәм чарасын Казан милли тикшеренү технология университетында магистратураның икенче курсында укучы Анна Зәйдуллина рәсмиләштерде. Анна һәм аның ире Алмаз беренче баласын көтәләр.

Булачак әни документлар җыю процессының шактый тиз булуын сөйләде: «Ике генә белешмә кирәк булды: берсе уку йортыннан, икенчесе – хатын-кызлар консультациясеннән. Бер көн эчендә без барлык кирәкле документларны җыйдык».

100 мең сум күләмендә түләүгә Анна белән Алмаз нәни балага зур габаритлы товарлар сатып алырга җыена: коляска, биләү комоды, бишек һәм карават.

Көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча исәптә торучы хатын-кызлар өчен яңа республика социаль ярдәм чарасы Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән билгеләнде. Ул «Гаилә» илкүләм проекты инициативаларын тулыландыра.

Түләүне түбәндәге шартларны үтәгәндә алырга мөмкин:

- Россия Федерациясе гражданлыгы булу һәм Татарстан Республикасында даими яшәү;

- Татарстан Республикасы территориясендәге мәгариф учреждениесендә көндезге формада уку;

- йөклелек буенча учетка 2025 елның 1 гыйнварыннан басу.

Гаризаны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенә йөклелекнең 12 атнасыннан башлап, әмма бала табу датасыннан да соңга калмыйча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International