Социаль хезмәт алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Хис-кичерешләр дөньясы» темасына кызыклы психологик дәрес узды. Аны Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева үткәрде.
Дәрес балаларга үз хисләрен, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең кичерешләрен танырга һәм аңларга өйрәнергә мөмкинлек бирә торган мавыктыргыч уеннан башланды. Музыкаль медитация ышаныч һәм тынычлык атмосферасы тудырды, балаларга кеше хис-кичерешләренең төрлелеген тирәнрәк тоярга ярдәм итте.
Шулай ук метафорик карталар белән эшләделәр, балалар күңелле уеннар уйнадылар, көчле эмоцияләрне конструктив яшәргә һәм тормыш хәлләренә аңлы рәвештә җавап бирергә өйрәнделәр.