23 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары җирлектә ориентлашу, социаль элемтәләр урнаштыру һәм сатып алу күнекмәләрен үстерү максатында сәүдә үзәгендә булдылар.
Чара башында социаль хезмәт алучылар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары белгеч бүлекләр буенча экскурсия үткәрде һәм зур сәүдә үзәкләрендә ничек ориентлашырга һәм адашмаска кирәклеге турында сөйләде. Кайберәүләр мөстәкыйль рәвештә әйбер сатып алырга тырышып карады.
Мондый экскурсияләр менталь тайпылышлары булган инвалидларга җәмгыятьтә социальләшергә һәм мөстәкыйль тормыш эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә.
Чарада алты кеше катнашты.