Мамадыш районы мәшгульлек үзәге базасында һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мәшгульлек үзәге базасында «Һөнәрләр илендә» дигән темага һөнәри юнәлеш бирү дәресе оештырдылар.

Чара барышында балалар «һөнәр» төшенчәсе белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, дөньяда һөнәрләрнең күпме булуы турында фикер алыштылар, аларның иң әһәмиятлеләрен һәм кирәклеләрен искә төшерделәр. Аннары мәшгульлек үзәге белгече Гөлчирә Мөхәммәтшина хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләде. Балаларга мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, «Россия эше» порталының өстенлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Мондый чаралар балаларга һөнәрләр турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итә, хезмәт турында реалистик күзаллау формалаштыра һәм аның көндәлек тормышта әһәмиятен аңларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International