Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге хезмәткәрләре диңгез пейзажларын ясау буенча мастер-класс әзерләде.
Дәрес барышында катнашучылар акрил буяулар белән эшләүнең төрле техникаларын үзләштерделәр. Мондый тәҗрибә менталь тайпылышлары булган кешеләрдә моториканы үстерүгә ярдәм итә.