Югары Ослан интернат-йортында Яңа елга әзерлек башланды инде

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чүпрәк уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар башта детальләрне кисте, текте, аннары синтепон тутырды. Әзер форманы җилем белән грунтладылар, ә соңыннан төрле төстәге чуклар белән бизәделәр. Нәтиҗәдә, барысының да киләсе елның якты символлары – сөйкемле атлар килеп чыкты.

Мондый мастер-класслар кулларның вак моторикасын, фантазияне үстерергә ярдәм итә. Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, тиздән учреждениедә традицион Кыш Бабай остаханәсе ачылачак, анда теләгән һәркем Яңа ел чыршысы өчен кул эшләре ясый алачак. Болар барысы да социаль хезмәт алучыларга зур шатлык бүләк итә, үзләрен элеккечә үк кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International