Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча урта һәм кече медицина персоналы белән дәрес узды.
Медицина хезмәткәрләре, караучылар, тәрбия буенча ярдәмчеләр – бу тәүлек буе яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтүче кешеләр, шуңа күрә аларның грамоталы гамәлләренә күп очракта учреждение һәм тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгы бәйле. Хезмәткәрләргә эвакуацияне ничек үткәрергә, янгын вакытында ничек эш итәргә, янгын сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга, янгын вакытында индивидуаль саклану чарасын кияргә һәм кулланырга икәнен җентекләп аңлаттылар.