20 ноябрь – Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Бала хокуклары» дигән тематик чара узды. Балигъ булмаганнар белән чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында үткәрелде.

Балалар Бала хокуклары турындагы конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштылар. Дәрестә катнашучылар кеше хокуклары, шулай ук балаларның хокуклары һәм бурычлары турында белемнәр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International