«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. Очрашуның максаты – балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.
Дәрес барышында катнашучылар үз балаларына яңача карау, аларны тәрбияләүдә ялгыш карашларны билгеләү, эчке куркуларны, үпкәләрне һәм балага чын-чынлап ачылырга комачаулаган башка тискәре эмоцияләрне бетерү өчен күнегүләр башкардылар.
Чара азагында катнашучылар «Ата-аналарга киңәшләр» дигән белешмәлекләр алдылар.