Кичә дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасы аша «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына керә торган гражданнарның белдерүләрен карау мәсьәләсе буенча йомгаклау киңәшмәсе булды.
2022 елда кире элемтә платформасы аша 33,9 мең хәбәр килгән, аларның 84% уңай хәл ителгән.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе экспертлары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Рәфыйк улы Мөбәрәкшин мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит оештыру буенча ел йомгакларын ясады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча экспертлар «Халык контроле»ндә белдерүләрне карау сыйфатын тикшереп тору эшен дәвам итәргә килештеләр.