«Кайгырту» комплекслы үзәгендә профилактик чара узды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

27 нче декабрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән «Җинаять һәм яшүсмер» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.

Дәреснең төп максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук укучыларның хокукый аңын тәрбияләү. Яшүсмерләр белән дәрестә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасы турында фикер алыштылар, җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләрен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International