Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү дәвам итә

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Апас һәм Питрәч муниципаль районнарындагы предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Апас районында «Каратунское зерно» ҖЧҖ 46 хезмәткәр алдында 650 мең сумлык бурычын түләгән.

Апасның «Апас-Мол» ҖЧҖ 160 хезмәткәргә 1 285,8 мең сум акча түләгән.

Питрәч районында «Жилстрой» ҖЧҖ 20 хезмәткәр алдында 1 056,7 мең сумлык бурычны каплаган.

Шулай ук «Домстрой» ҖЧҖдә (ТР Питрәч районы) хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән. Оешма 23 хезмәткәркә 1 317 мең сум акча түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International