ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыруны дәвам итәләр.

Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Һәр йортка яңа ел» Бөтенроссия акциясенә бик теләп кушылды. Бу акция – өлкән яшьтәге кешеләрне сөендерү һәм аларга ярдәм итү өчен яхшы мөмкинлек.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөлфия Орлушинаның Комсомол районы Ветераннар советы активистлары белән очрашуы булып узды.

22 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ак калфак» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар. Бәйрәм «Дари добро» иҗтимагый оешмасында узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. «Һәр йортка Яңа ел» Бөтенроссия акциясе һәм Яңа ел чаралары циклы кысаларында учреждение хезмәткәрләре өлкәннәр өчен кечкенә генә сюрприз әзерләделәр. 

Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләрне тикшерү уздырылган.

23 декабрьдә Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәрхәмәтле йөрәк» Хәйрия фонды вәкилләре катнашында Яңа ел квесты узды.

25 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Алабугадан кунаклар килде. Теш табибы Дарья Булдакова инициативасы белән зур йөрәкле кешеләр командасы балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерләде.

2023 елның 17 февралендә Казанда халыкара катнашу белән «Физик тәрбия, спорт тренировкасы һәм адаптив физик культура проблемалары һәм перспективалары» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International