Татарстан Республикасында 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Импульс» яшьләр үзәге базасында балигъ булмаган яшь армиячеләр өчен чара оештырды.
12 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Алкоголь турында яшерен хакыйкать» темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәтләр алучыларга алкоголь куллануның яшерен куркынычларын ачык күрсәтү һәм үз сәламәтлегеңә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Кама Тамагында җирле мәдәният йорты сәхнәсендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы узды. Җиңүчеләр арасында – Югары Ослан районы вәкиле, «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.
Тукай муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарны өйләренә барып карау башланды.
«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрнең өлкәннәре өчен «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дигән дәрес үткәрде. Чара өлкәннәргә гармония һәм эчке уңайлылык булдырырга ярдәм итте.
Эшчәнлекләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының беркетелгән эшчәнлек төрләренә туры килгән инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерларның республика иҗтимагый оешмалары (берләшмәләре) белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатларында бүген «Ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге: 2026 елга планнар һәм бурычлар» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада министрлык һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
11 февраль көнне Тукай районының Иске Байлар авылында яшәүче өлкәннәр диспансерлаштыру үттеләр. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район хастаханәсенә илтү хезмәте «Гаилә» милли проекты кысаларында күрсәтелде.
Татарстанда 2015 елдан социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» проекты эшли. Ул ата-аналары алкогольгә бәйлелектән интеккән гаиләләргә ярдәм итә. Бүген матбугат конференциясендә проектны гамәлгә ашыруның ун еллык нәтиҗәләре турында министр урынбасары Юлия Абдреева сөйләде.
11 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары белән Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән.
10 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия музейлары буенча виртуаль экскурсия» дигән чара узды.