Кама Тамагында җирле мәдәният йорты сәхнәсендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы узды. Җиңүчеләр арасында – Югары Ослан районы вәкиле, «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.
Эльвира Сафиуллина «Ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулады. Аның шәхси һөнәри тәҗрибәсенә һәм үз эшенә ихлас мәхәббәтенә нигезләнгән чыгышы жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да күз яшьләренә кадәр дулкынландырды. Үзенең хикәясендә ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән көндәлек эш, белгеч кенә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗлар өчен чын дус һәм таяныч булуның мөһимлеге турында сөйләде.