ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Алсу Урманова катнашында чара оештырдылар.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау мәктәбе» технологиясе кысаларында укулар узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.

17 декабрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән балигъ булмаган балалар «Аңлауга юнәлеш» программасы буенча психологик дәрестә катнаштылар. Психолог Гүзәл Минһаҗева җитәкчелегендә яшүсмерләр мөһим социаль күнекмәләргә – тирә-юньдәгеләрнең хисләрен тыңлый һәм аңлый белүгә өйрәнделәр.

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге «Балалар һөнәри инклюзив лабораторияләре: уңыш тарихы» видеороликлар конкурсында призер булды.

Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен тарихи викторина үткәрделәр. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

18 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында өлкәннәр өчен тренинг үткәрделәр. Чара аралашуны яхшыртуга, гаилә әгъзалары арасында ышанычны ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең көндезге мәшгульлеген оештыру һәм Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында практик дәрес уздырылды. Аны штат психологы Надежда Горячева үткәрде.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә рәсем ясау буенча иҗади мастер-класс узды.

17 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр өчен «Ата-аналар һәм бала арасында ышанычны торгызу» темасына практикум узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International