Эшчәнлекләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының беркетелгән эшчәнлек төрләренә туры килгән инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерларның республика иҗтимагый оешмалары (берләшмәләре) белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту максатларында бүген «Ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге: 2026 елга планнар һәм бурычлар» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада министрлык һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар Геройлар, ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерларның иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар, аларның министрлык белән багланышларын анализладылар. Катнашучылар шулай ук хезмәттәшлек барышында барлыкка килә торган актуаль проблемаларны ачыкладылар, үзара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү юллары турында фикер алыштылар.