Татарстанда 2015 елдан социаль ятимлекне профилактикалау буенча «Аеклык ноктасы» проекты эшли. Ул ата-аналары алкогольгә бәйлелектән интеккән гаиләләргә ярдәм итә. Бүген матбугат конференциясендә проектны гамәлгә ашыруның ун еллык нәтиҗәләре турында министр урынбасары Юлия Абдреева сөйләде.
2015–2025 елларда 870 татарстанлы дәвалануның тулы курсын уңышлы узган һәм программаны тәмамлаган, шуның нәтиҗәсендә 1 728 бала туган гаиләләрендә калган. 2025 елда проект Казанда һәм Яр Чаллыда, шулай ук республиканың 41 муниципаль районында гамәлгә ашырылды. Ул 219 гаиләне колачлады, аларда 441 балигъ булмаган бала яши.
Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, проектта катнашучыларның балаларына зур игътибар бирелә: узган елда 74 бала мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган, 191 өстәмә белем бирү түгәрәкләренә һәм секцияләренә язылган, 133 сәламәтләндерү ялына киткән, ә 14 яшьтән өлкәнрәк 58 яшүсмер каникул вакытында эшкә урнашкан.
«Аеклык ноктасы» социаль проектын гамәлгә ашыру 2026 елда да дәвам итәчәк – хәзер катнашучыларның яңа төркемнәрен формалаштыру бара.