10 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия музейлары буенча виртуаль экскурсия» дигән чара узды.
Чара кысаларында үзәктә тәрбияләнүчеләргә илдә музей эшенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар атаклы музейлар залларында виртуаль рәвештә булдылар, анда аларга сирәк фотосурәтләр, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, шулай ук байрак һәм флаглар, орден-медальләр, кораллар һәм көнкүреш әйберләре күрсәтелде.
Бу чара танып белү чарасына гына әйләнеп калмыйча, балаларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итте, аларны яңа ачышларга һәм Россиянең мәдәни мирасы турындагы белемнәргә рухландырды.