Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия флагы» темасына дәрес уздырдылар.
Тәрбияләнүчеләр Россия флагы тарихы һәм триколорның мәгънәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында флагның роле турында белделәр. Алар шулай ук тематик эшләнмәләр дә ясадылар.
Тәрбияче Елена Тарасова сүзләренчә, дәүләт символикасы турында дәресләр балаларда патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт, ил өчен горурлык хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.