Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында үзәк тәрбияләнүчеләре өчен «Мин беренче сыйныфка барам» бәйрәме оештырылды.
Балалар алдында әкият геройлары катнашында тулы бер тамаша уйналды. Алып баручы һәм әкият геройлары белән бергә балалар тылсымлы дәресләрдә булдылар, анда алар рәхәтләнеп уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, портфельләр җыйдылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ахырда һәр булачак беренче сыйныф укучысы укучы җыелмасы алды.
Мондый чаралар бәйрәм атмосферасын булдыруга ярдәм итә, шулай ук укуга мотивация формалаштыра.