Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә багышланган тематик әңгәмә узды.
Интернат-йортта яшәүчеләр Россия триколорының барлыкка килү тарихын искә төшерделәр һәм «Россия дәүләт флагы тарихы» презентациясен карадылар. Социаль хезмәтләр алучылар бер-берсе белән үз фикерләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Өлкән яшьтәге кешеләр сораулар бирделәр, фикер алыштылар, шулай ук Россия флагы рәсемен буядылар.