Теләче районы өлкәннәре белән халык аваз иҗаты турында сөйләштеләр

2023 елның 22 августы, сишәмбе

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Сүз – кыйммәтле бүләк» дигән чара оештырды. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

Очрашу кысаларында халык аваз иҗатына, халык сәнгать кәсепләренә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә аерым игътибар бирелде. Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәткәр Алсу Әхмәтҗанова белән бергә мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, туган телне үстерүдә һәм саклауда халык фольклорының нинди мөһим роль уйнавы турында уйландылар. Очрашуның уңай атмосферасы, күңелле танып белү әңгәмәсе өлкәннәргә уңай эмоцияләр һәм аралашу шатлыгы да бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International