Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары Болгарда узган ел саен үткәрелә торган танылган татар башкаручылары белән велоузышка кушылдылар.
Төп урамнар буйлап йөргәннән соң төрле яшьтәге велосипедчыларны шәһәрнең үзәк мәйданында каршы алалар. Аларны Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов сәламләде. Ул кунакларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә актив тормыш позициясе теләде.
Интернат-йорт белгечләре әйтүенчә, социаль хезмәтләр алучылар велосипедта бик теләп йөри, мондый актив ял аларга бик ошый.