Безнең илдә көзге гаилә бәйрәмнәрен мәхәббәт һәм наз белән тулы көн – Әниләр көне йомгаклый. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә, хатын-кызның мөһим әни булу миссиясен данлый.
Бүген 10 балалы Верниковскийлар гаиләсен якынлашып килүче Әниләр көне белән котладылар. Күпбалалы гаиләгә бүләкне республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.
Һәрбер хикәя – игътибарга, һәр олы кеше ярдәмгә һәм кайгыртуга лаек. 2023 елның 22 ноябренә Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 215 кеше яши. Алар арасында 20 ир-ат һәм 195 хатын-кыз.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева нейрогимнастика буенча дәрес үткәрде.
Иң игелекле һәм назлы бәйрәм – Әниләр көне алдыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр «Әниләр өчен чәчәк бәйләме» мастер-классында катнаштылар. Чараны «Форпост» Яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге белгечләре оештырды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр режиссер, тавыш бирү актеры һәм оператор була алдылар.
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
«Калейдоскоп» программасы кысаларында 21 ноябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы А. Ф. Тимерханов катнашында белән дәрес оештырдылар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллыда социаль хезмәт алучылар өчен Кинология хезмәте үзәге хезмәткәрләре һәм аларның хайваннары белән очрашу оештырылды.
22 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Әниләр көненә багышланган уртак чара үткәрделәр.