«Исток–Башлангыч» үзәге һәм «Ялкын» приюты Әниләр көненә багышланган уртак чара үткәрделәр

2023 елның 24 ноябре, җомга

22 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Әниләр көненә багышланган уртак чара үткәрделәр.

Чараны социаль эш буенча белгеч Лиана Габидуллина ачты. Ул балаларга үз куллары белән әниләренә бүләк ясарга тәкъдим итте.

Открытка ясау – кызыклы һәм иҗади процесс. Катнашучыларның һәрберсе открытканы иҗади итеп бизәде. Дәрес барышында катнашучыларның кәефе яхшырды, алар нәтиҗәдән канәгать калдылар.

Үз куллары белән ясалган открыткалар әниләргә бәйрәм концертында бүләк ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International