Шушы көннәрдә Яр Чаллыда социаль хезмәт алучылар өчен Кинология хезмәте үзәге хезмәткәрләре һәм аларның хайваннары белән очрашу оештырылды.
Чарада катнашучыларны кайбер этләр белән таныштырдылар, тартмада яшеренгән тыелган матдәләрне этләр ничек таба алуларын күрсәттеләр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга этләр белән күнегүләр өчен костюм күрсәттеләр.
Мондый танып белү чарасы һәм хайваннар терапиясе катнашучыларда онытылмас тәэсир калдырды.