ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы старт алды, димәк, ун көн дәвамында учреждениедә уңай эмоцияләр китерәчәк чаралар узачак.

Бүген Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кулга кул тотышыйк, дуслар!» чарасы узды. Ул инвалидлар декадасы ачылуга туры китерелде.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Наталья Медведева һәм талантлы музыкант Александр Калашников искиткеч концерт үткәрделәр.

Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге белгечләре Зөһрә Ишкиняева һәм Алина Софронова учреждение директоры Галина Калашникова җитәкчелегендә Мәскәүдә уза торган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында катнаштылар.

Бүген, 4 декабрьдә, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте барлык теләүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Чара «МЕГА» сәүдә үзәгендә 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак.

Инвалидлар декадасының беренче көнендә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Матурлык дәресләре» узды. Чара инвалид кызларны һәм яшь хатын-кызларны тернәкләндерү буенча социаль практика кысаларында гамәлгә ашырыла.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы Яр Чаллы шәһәреннән волонтерлар белән очрашу белән ачылды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Актив озын гомерлелек мәктәбе катнашучылары Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрына чакырылган иде. Алар хәйрия нигезендә «Тамчы» спектакленең премьерасында булдылар. Спектакльгә 20 билетны инвалидлар декадасына театр җитәкчелеге бирде.

2024 елга Министрлыкның өстенлекле максатлары өчен онлайн тавыш бирү тәмамланырга берничә көн калды

2023 ел башыннан Татарстан Республикасында Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Демография» милли проекты кысаларында 8,2 мең кеше укырга кереште. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана – 3 200 кеше. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 261 кеше бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International