Казанлыларны вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыралар

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген, 4 декабрьдә, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте барлык теләүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Чара «МЕГА» сәүдә үзәгендә 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак.

Кунаклар ярминкәдә катнашучыларның кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, вакансияләр, шул исәптән компьютер базасында булган мәгълүматлар, эшкә урнашу юнәлеше турында мәгълүмат ала, мастер-классларда катнаша, шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләрен ала алачак.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International