Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы Яр Чаллы шәһәреннән волонтерлар белән очрашу белән ачылды.
«Көмеш» волонтер, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган Бәтке урта мәктәбенең «Игелек импульсы» командасы координаторы Алена Мохото балалар белән бергә концерт программасы үткәрде. Аннары уеннар булды. Иң актив катнашучылар бүләкләр алды.
Шулай ук балалар бүләккә канцелярия товарлары: төсле кәгазь, буяулар, пумалалар, альбомнар, дәфтәрләр, пластилин алып килделәр.
Очрашу декаданың киләсе чаралары өчен яхшы старт бирде.