2023 ел башыннан Татарстан Республикасында Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Демография» милли проекты кысаларында 8,2 мең кеше укырга кереште. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана – 3 200 кеше. Шулай ук яңа һөнәрне үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 261 кеше бар.
Яңадан укыту өчен иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ. б. бар.
2022 елда милли проект буенча республикада яшәүче 9 173 кеше, шул исәптән 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 1 687 граждан, 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган 2 777 хатын-кыз укыган.