Инвалидлар декадасында Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Ачык канатлар» II төбәк фестивале узды. Фестивальдә «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары да катнашты.
Ярминкәдә социаль хезмәт алучылар төрле юнәлешләрдә һәм техникада башкарылган иҗади эшләрен күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Барлык катнашучыларга дипломнар, татлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.