Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең, Россия Социаль фондының уртак эшен оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Тернәкләндерүнең техник чараларын, электрон сертификатлар бирү, ММИ кысаларында медицина хезмәтләре алу, ялгыз инвалидларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл азагында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Ивахина учреждение буйлап экскурсия уздырды.
Чарада 16 кеше катнашты.