«Астра» үзәге җитәкчесе инвалид балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү мәсьәләләре буенча бөтенроссия конференциясендә катнашты

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Галина Калашникова Ижевск шәһәрендә узган «Инвалид балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең, иртә ярдәмнең актуаль мәсьәләләре» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Катнашуга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү һәм иртә ярдәм күрсәтү буенча белгечләр, шулай ук инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылган иде.

«Астра» үзәге директоры катнашучыларны балаларны тернәкләндерүдә инновацион технологияләрне куллануның актуаль мәсьәләләре белән таныштырды һәм «Безнең тирәдә һөнәрләр» комплекслы программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International