2024 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Беренче этап барышында Министрлык тарафыннан иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыелды.
Ачык онлайн- тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: икътисадны үстерү өчен кадрлар әзерләү, инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм озак вакытлы карау системасы кысаларында хезмәтләр алучы инвалидлар санын арттыру һ. б.
Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен барлыгы 9 158 граждан тавыш бирде. Татарстанлылар фикеренчә, иң әһәмиятле өч мәсьәлә түбәндәгечә: балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру, мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарны эшкә урнаштыру, республика акчалары хисабына пенсионерларны һәм аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалау белән тәэмин итү.
Сораштыру нәтиҗәләре Министрлык сайтында, «Максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә бастырылган (https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2024-god.htm).
21 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Министрлыкта 2024 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак. Чарада барлык теләүчеләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлгән гражданнар катнаша алачак.
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнар алдан теркәү тәртибе белән сылтама буенча таныша ала: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2023-god.htm?pub_id=3509608.