8 декабрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективларының концерт программасы булып узды. Чараның кунаклары булып өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлары булган инвалидлар өчен көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, «Пульс» актив пенсионерлар клубы вәкилләре, «Шатлык» социаль ярдәм үзәге реабилитантлары, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй җирле оешмасы әгъзалары булды.
Сәламләү сүзе белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина чыгыш ясады. Мохтаҗларга вакытында ярдәм күрсәтүче «Пятерочка» кибете директоры Юлия Агапова, шәхси эшмәкәр Гүзәл Хәсбәтуллина тантаналы шартларда рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Актив тормыш позициясе һәм хезмәттәшлеге өчен Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй җирле оешмасы рәисе Мария Костюченко билгеләп үтелде.